news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморьеда мәктәп директоры малае укытучыны үтерүдә шикләнелә

Егет сүзләренчә, укытучыны күралмау сәбәпле үтерергә мәҗбүр булган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Приморьеда яшәүче 18 яшьлек егет Покровка авылында яшь укытучы хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Егет укытучыны буып үтерүе һәм елгага ташлавы турында белдергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының край буенча Тикшерү идарәсе вәкиле сүзләренә сылтама белән  "РИА Новости" хәбәр итә. Соңрак ул үз күрсәтмәләрен һәлакәт урынында тикшерү вакытында раслаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча укытучы 14 октябрьдә югалган. Аны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 4 көннән шикләнелгән зат тоткарланган. Ачыкланганча, ул укытучы эшләгән мәктәп директоры малае булган. Тоткарланган егет сүзләренчә, укытучыны күралмау сәбәпле үтерергә мәҗбүр булган.

Укытучының мәете әле дә табылмаган, дип белдергән Тикшерү комитеты вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot