news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приморьеда биш катлы торак йорт стенасы җимерелгән, 17 фатирга зыян килгән

Фаҗига урынында төшерелгән видеоны «Вести.Приморье» каналы күрсәтте.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Приморье краеның Шкотовский районы Новонежино бистәсендә биш катлы торак йорт стенасы җимерелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл сишәмбегә каршы төндә булган. РИА Новости агентлыгына Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә белдерүләренчә, күрше фатирда урнаштырылган төзек булмаган җылыткыч гадәттән тыш хәлнең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз үлгән. Торак йортның стенасы җимерелү нәтиҗәсендә 17 фатирга зыян килгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Йортта яшәүчеләрнең бер өлешен эвакуацияләгәннәр.

Җиде кешене вакытлыча җирле клубта урнаштырганнар, шулай ук Смоляново бистәсе мәктәбендә махсус пункт булдырылган. Коткаручылар кешеләргә фатирлардан йорт хайваннарын чыгарырга һәм кирәкле әйберләрне алырга ярдәм итә.

Гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Шул урында төшерелгән видео «Вести.Приморье» каналында урнаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100