news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приморье өлкәсендә юкка чыккан дүрт яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган

Аны үтерүдә шикле адәм кулга алынган.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Владивосток хокук сакчылары һәм волонтерлар соңгы берничә көн дәвамында эзләгән дүрт яшьлек малайның үле гәүдәсе табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
 
Малайны Владивостокта үзе яшәгән урыннан ерак түгел урнашкан бер фатирда тапканнар. Баланы үтерүдә шикле адәм тоткарланган. Аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә.
 
Исегезгә төшерәбез, малай 14 августта үзе генә өеннән чыгып китә һәм эзсез югала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100