news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморье краенда Сабан туе Артем шәһәрендә узачак

Приморье краенда Сабан туе 25 нче мәртәбә оештырылачак.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Приморье краенда Сабан туена әзерлек башланган. Бәйрәмне быел җәй көне Владивостоктан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Артем шәһәрендә уздырачаклар. Бу хакта Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов төбәк хакимиятенең “Приморская газета” рәсми басмасына хәбәр иткән.

Июнь азагы – июль башына планлаштырылган Сабан туена Владивосток, Находка, Уссурийскидан кунаклар чакырырга ниятлиләр. Быелгы Сабан туе бу төбәктә 25 нче мәртәбә узачак. Приморье краенда Сабан туен 1992 елдан оештыралар, баштарак ул Надеждино районында үткәрелгән, узган ел Артемда оештырылган.

Шулай ук быел 22 июльдә Россиянең Ерак Көнчыгыш төбәкләре Сабан туе да үткәрелер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot