news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморье краенда 3,6 меңнән артык йортны су баскан

17 торак пунктка юллар ябык

 (Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Ерак Көнчыгыштагы Лайонрок тайфуны аркасында Приморье краенда 3678 йортны, 221 км автомобиль юлларын су баскан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Ерак Көнчыгыш буенча төбәк үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 торак пункт белән транспорт элемтәсе өзелгән. 12 мең кеше утсыз калган.  Тайфуннан килгән зыян 1,2 млрд сум тәшкил итә.

Су баскан йортта яшәүчеләр 13 урындагы вакытлыча яшәп тору пунктларына урнаштырылган. Аларга 62 тонна гуманитар ярдәм китерелгән. Торак-коммуналь хезмәт, янгын сүндерүчеләр йортлардан суны насос белән кудыра. Каза нәтиҗәләрен юкка чыгару максатында 18985 кеше эшли.

“Лайонрок” тайфуны Приморье краеның көньяк районнарына 29 августта килеп җитте. Берничә көн эчендә Хасан, Кавалеровский, Терней районнарында өч айлык нормадагы яңгырлар яуды.

Каза күрүчеләргә ярдәм иткән вакытта Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Приморье крае буенча идарәсе җитәкчесе Олег Федюра һәлак булды. Ул утырган автомобиль суга бата.

Приморье краенда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. 4-6 сентябрьдә бу төбәктә тагын көчле яңгырлар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot