Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Приморье крае нәзарәте Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Владивостокта теркәлгән
Приморье крае Диния нәзарәте Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендәге, шулай ук Приморье краеның Надеждино районында урнашкан Тавричанка бистәсендәге җәмгыятьләрне берләштерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия Үзәк Диния нәзарәте составына керүе турында 2020 елның 18 августында территориаль юстиция органы тарафыннан дәүләт теркәвенә алу турындагы таныклык бирелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Приморье имам-мөхтәсибе Җәмал хәзрәт Гарифуллин кандидатурасы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин тарафыннан расланды. Ул 2020 елның 27 июнендә дини оешма корылтаенда сайланган иде.
Яңа төбәк Диния нәзарәте – Приморье мөхтәсибәте Россия Федерациясе субъектларында үзәкләштерелгән дини оешмалар өчен булган РФ Диния нәзарәтенең типик уставы нигезендә теркәлгән. Приморье крае Диния нәзарәте Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендәге, шулай ук Приморье краеның Надеждино районында урнашкан Тавричанка бистәсендәге җәмгыятьләрне берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз