Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Приморье краеның Находка шәһәрендә балалар Сабан туе узды
Приморье краеның Находка шәһәрендә «Россия – ул без!» дип аталган балалар Сабан туе узган. Ул быел җиденче тапкыр үткәрелгән һәм Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Масштаблы бәйрәмне Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкор иҗтимагый оешмасы, Находка шәһәр округы администрациясе, Находка башлыгы каршындагы Милләтләр эшләре советы һәм Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү республика ресурс үзәге үткәргән.
Сабантуй мәйданында иҗади остаханәләр, «Этномозаика» күргәзмәсе, «Без бергә көчле!» патриотик мәйданчыгы, «Күпмилләтле Находка» тематик мәйданчыгы, «Татар йорты» фотозонасы оештырылган.
Тамашачылар Находка укучылары әзерләгән Россия халыклары костюмнары дефилесен, «Россия – ул без!» музыкаль-театраль прологын, балалар иҗат коллективларының чыгышларын, спортчылар чыгышларын җылы кабул иткән.
Катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп татар милли ризыкларын татып караган, мастер-классларда катнашкан, татарча җырлаган һәм биегән.
Сабантуй — ул халык бәйрәме. Аның гореф-гадәтләрендә буыннар бәйләнеше һәм мәдәниятләр диалогы гармонияле рәвештә берләшә. Приморье краенда төрле милләт кешеләре яши, төрле телләрдә сөйләшә, ләкин халыкларны төп нәрсә берләштерә — уртак йортыбызга мәхәббәт, бер-беребезнең мәдәниятенә хөрмәт һәм тату яшәү теләге, диелә хәбәрдә.
Быелгы балалар Сабан туе Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Ике исем — ике канат» төбәкара хезмәттәшлек проекты кысаларында узган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз