news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приморье краенда утызынчы тапкыр Сабан туе булды

18 июньдә Приморье крае «Туган ил» татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы утызынчы Сабан туен үткәрде.

Чара Приморье краеның Артём шәһәре күмерчеләренең мәдәният һәм ял паркында узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм җыр һәм биюләр, спорт уеннары һәм бәйрәм сыйлары белән узды. Приморье крае татар һәм башкорт оешмасы әгъзаларына Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко һәм Закон чыгару җыены Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасыннан килгән җырчы Илзидә Госманова Сабан туе кунакларына җырларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100