news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморье краенда VII Балалар Сабан туе узачак

Приморье краенда VII Балалар Сабан туе узачак
ВКонтакте социаль челтәрендәге «Приморье крае татарлары һәм башкортлары» төркеме

Приморье крае татарлары һәм башкортлары Находка шәһәрендә VII Балалар Сабан туен әзерли. «Россия – ул без!» дип аталган бәйрәм 19 сентябрьдә Тозлы күл яры буенда узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Приморье крае татарлары һәм башкортлары» төркеме хәбәр итә.

2026 елда Балалар Сабан туе Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана һәм «Ике исем – ике канат» проекты кысаларында үткәрелә. Бәйрәмне «Туган ил» Приморье крае татарлары һәм башкортлары иҗтимагый оешмасы оештыра.

Исегезгә төшерик, «Ике исем – ике канат» проекты 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсы җиңүчесе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot