news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приморье краенда өйрәнү-күнекмә очышы вакытында Су-25 самолеты егылып төшкән

Приморье краенда планлы өйрәнү-күнекмә очышы вакытында Су-25 самолеты һәлакәткә очраган.

Россия Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, пилот катапульцияләнеп өлгергән. Хәзерге вакытта аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, аны эзләү-коткару төркеме эвакуацияләгән.

Самолет кешеләр булмаган урында төшкән, дип белдерделәр Саклану министрлыгында, җирдә җимерелүләр юк.

«Һаләкәт булган урынга Россия Һава-космик көчләре комиссиясе юл тотты», - дип өстәделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100