news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Приморье краенда «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» дип аталган әдәби телекүпер узган

Приморье краенда «Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында» дип аталган әдәби телекүпер узган
Фото: «Приморье крае татарлары» иҗтимагый оешмасы

Приморье крае Находка шәһәре үзәк китапханәсе бинасында «Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән Приморье – Татарстан әдәби телекупере узган. Бу хакта «Приморье крае татарлары» иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

Очрашуның темасы очраклы гына сайланмаган. Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууга 140 ел тула.

Находка шәһәренең китапханәләр системасы һәм Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы әзерләгән телекупер «Ике исем — ике канат» проекты кысаларында үткәрелгән. Ул Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар конкурсында «Иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү» номинациясендә җиңүче булган.

Онлайн-очрашуда Татарстаннан Казан, Бөгелмә шәһәреннән һәм Саба районыннан, шулай ук Приморье краеның Владивосток һәм Артем шәһәрләреннән катнашучылар булган. Алар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы чыгышлар әзерләгән.

Тамашачыларга «Тере китап» балалар студиясенең Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча куелган спектакле тәкъдим ителгән.

Врангель бистәсе сәнгать мәктәбе укучыларының Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм «Халыклар күп — Ватан берәү генә» дип исемләнгән китап күргәзмә-инсталляциясе чарага ямь өстәде һәм аны тирән эчтәлек белән баетты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot