Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Приморье крае Находка шәһәрендә «Һәр гаилә – җанлы тарих» нәсел агачлары бәйгесе узды
Приморье крае Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы «Һәр гаилә – җанлы тарих» дип аталган шәһәр бәйгесендә катнашкан. Конкурсны Находка шәһәр округы Үзәк китапханәләр системасының китапханә-музее каршындагы «Находкинский родовед» тарихи-генеалогик клубы оештырган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Приморье татарлары һәм башкортлары» төркеме хәбәр итә.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйге Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырыла. Чараның төп максаты — Приморье краенда яшәүче гаиләләрнең тарихи хәтерен саклау.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләр гаилә традицияләренә һәм реликвияләренә, нәселнең милли тамырларына, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларның батырлыкларына һәм алар турындагы истәлекләргә багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз