news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пригожин «Вагнер» хосусый ширкәте хәрбиләренең колонналары кирегә борылганын әйтте

«Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Вагнер Мәскәү өлкәсенә юнәлгән хәрби колонналарның кире кыр лагерьларына кайтачагын әйтте, дип яза «Интерфакс».

«Хәзер кан коелырга мөмкин. Бу җаваплылыкны аңлап, колонналарны борабыз һәм кыр лагерьларына кайтабыз», – диде Пригожин.

Бүген кич Белоруссия президенты Александр Лукашенко Пригожин белән сөйләшүләр алып баргач, «Вагнер» гаскәрләренең Мәскәүгә хәрәкәтен туктату турында килештеләр.

Сөйләшү көн буена барган, дип хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot