news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пригожин Бахмутның тулысынча алынуы турында хәбәр итте

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясе подразделениеләре Донбасста Артемовск шәһәрен (шәһәрнең украинча атамасы – Бахмут) тулысынча алган. Бу хакта «Вагнер»га нигез салган Евгений Пригожин хәбәр итте. Видеомөрәҗәгатьне аның матбугат хезмәте чыгарды, дип яза «Татар-информ».

«Бүген көндезге 12дә Бахмут тулысынча алынды, «Самолет» дип атала торган күп катлы бинаның соңгы участогы», – диде Пригожин.

«Бахмутны алу операциясе - «Бахмут иттарткычы» 224 көн дәвам итте. Ул 2022 елның 8 октябрендә башланды», – диде Пригожин.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Пригожин шулай ук шәһәрне алуда бары тик «Вагнер» төркеме бүлекчәләре генә катнашканлыгын әйтте. «Без бүген Бахмутны алдык. 25еннән башлап, үз подразделениеләребезне ялга һәм яңадан әзерләнүгә чыгарачакбыз», - диде Пригожин “Вагнер”ның якын арада хәрби хәрәкәтләрдә катнашу перспективасы турында.

news_right_1
news_right_2
news_bot