Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ел инженеры» республика конкурсына гаризалар кабул итү 1 ноябрьгә кадәр озайтылды
«Ел инженеры» VII республика конкурсына гаризалар кабул итү 10 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул хактагы карар ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов рәислегендә узган бәйгене оештыру комитеты утырышында кабул ителде.
Конкурста студентлар һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре, җитештерү компанияләре хезмәткәрләре үз көчләрен сынап карый ала. Өч яшь категориясе («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык»), шулай ук 12 тармак номинациясе каралган.
Чараны үткәрү инженер хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыруга һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итүгә, Татарстандагы иң яхшы инженерларның уңай тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
Бәйге үткәрелә башлаганнан бирле конкурста 2 меңгә якын инженер һөнәре вәкиле катнашкан. Узган елларда җиңгән 156 кеше Россиянең әйдәп баручы инженерлык үзәкләрендә: «Сколково»да һәм Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетында стажировка үтте.
Тулырак мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга була.
Видео: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз