news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә гаризалар кабул итү 6 майга кадәр дәвам итәчәк

«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә гаризалар кабул итү 6 майга кадәр дәвам итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган цифрлы йөреш буыннарны берләштерә, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре турында истәлекне саклый, дип хәбәр итә «Үлемсез полк онлайн» акциясенең оештыру комитеты.

Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 6 майга кадәр сайтта яки ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге мини-кушымталар аша, шулай ук МАКС мессенджерында гариза бирергә кирәк. Катнашучыларга шәхси кабинетта ветеран яки тыл хезмәтчәне фотосын урнаштырырга һәм аның тарихын сөйләргә тәкъдим итәләр.

Онлайн-йөреш 9 Майда җирле вакыт белән 12:00 сәгатьтә башлана. Трансляция проект сайтында һәм бөтен ил күләмендә экраннарда узачак. Аны беренче булып Чукотка һәм Ерак Көнчыгыш халкы күрәчәк, аннары хәтер эстафетасы Себер, Урал һәм Үзәк Россия аша узып, көнбатыш төбәкләрдә тәмамланачак.

Катнашучыларның анкеталарын профессиональ тарихчылар катнашында тикшерәчәкләр. Бу мәгълүматның дөреслеген тәэмин итәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot