news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыдагы Сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Социаль челтәрләрдә Чаллының Торговый Квартал Сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләүләре турында хәбәр иттеләр. Эвакуация сәбәбе билгеле булмаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 13:45 сәгатьтә сәүдә үзәгендәге кафеларның берсендә янгын сигнализациясе эшли башлаган. Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр килгән. Алар янгын чыкмавын, сигнализациянең аш-су әзерләгәндә ризыкны көйдерүләре сәбәпле эшли башлавын ачыклаган.

Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot