news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 40 тонна ярдәм китерделәр

Менделеевскидан махсус хәрби операция зонасына 40 тонна ярдәм китерделәр

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Ватанны саклаучылар көне алдыннан махсус хәрби операция зонасына 40 тонна гуманитар йөк китерде. 19 февральдә Менделеевскидан хәрби хезмәткәрләр һәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен техника, төзелеш материаллары, саклану чаралары, генераторлар, медикаментлар, азык-төлек, шәхси посылкалар һәм башка бик күп әйберләр җибәрделәр.

Йөкне формалаштыруда волонтерлар, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары, муниципаль учреждениеләр катнашты. Эш бүлекчәләрнең заявкалары буенча һәм алгы сызыктагы актуаль ихтыяҗларны истә тотып алып алып барылды.

Ярдәм составына беренче тапкыр 10нчы төзәтү колониясендә әзерләнгән аптечкалар да кергән.

Йөкне комплектлаштыру белән волонтер-табиб Ирина Талипова җитәкчелегендәге «Тепло из дома» хәрәкәте активистлары шөгыльләнгән. Беренче партия йөз берәмлекне тәшкил итте.

Элегрәк Менделеевск районында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчелеге белән төзәтү учреждениесенең җитештерү куәтләрен хәрбиләргә ярдәм итүдә куллану турында килешенгән иде. 10нчы төзәтү колониясендә пончо һәм аптечкалар тегәләр инде, алга таба формалар тегүне дә җайга салырга ниятлиләр.

Бу гуманитар йөккә УАЗ, «Шевроле Нива», «Шевроле Нива» – багги, ЛУАЗ автомобильләре, шулай ук өч мотоцикл кергән. Лисичанск гражданнарына ярдәмгә «Нива» һәм «Лада Калина» автомобильләре җибәргәннәр.

«Хәрбиләргә гуманитар йөк алып килдек. 430 һәм 1232нче полкларга, 72нче бригадага техника һәм посылкалар, шулай ук төзелеш материаллары, саклану чаралары, генераторлар, медикаментлар, азык-төлек китердек. Егетләрнең кәефе күтәренке, алар өйдән килгән хәбәрләргә һәм посылкаларга бик шат, техниканы югары бәяләделәр», - дип хәбәр итте Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары алдындагы төп бурыч – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын алгы саклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру.

Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot