news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әфганстанда мәктәптә шартлау нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булган, 97 кеше зыян күргән

Әфганстанның Кунар провинциясендәге мәктәптә шартлау яңгыраган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы җирле гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән.

Әлеге хәл Мәскәү вакыты белән 8:30 сәгатьтә булган. 7 кешенең гомере өзелгән, тагын 97 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озатканнар.

Шартлауның ихтимал сәбәбе – тау эшләре өчен билгеләнгән матдә. Ул белем бирү учреждениесе янындагы йортта булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot