news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брянскида Украина Кораллы көчләренең ракета һөҗүме вакытында 1 кеше һәлак булган

Украина Кораллы көчләре Брянскидагы торак йортка ракеталар белән һөҗүм иткән. Бер кеше һәлак булган, тагын алтысы зыян күргән. Бу хакта Брянск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Егор Ковальчук хәбәр итте.

«Украина Кораллы көчләре Брянск шәһәренең Совет районында торак йортка ракеталар белән һөҗүм итте. Хәзерге вакытта бер кеше һәлак булган, алты кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә китерелгән, барысына да медицина ярдәме күрсәтелә», — дип язган Ковальчук социаль челтәрләрдә.

Ракета һөҗүменнән соң йортта янгын башланган, кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot