news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пакистанда, шәхси мәктәпнең түбәсе җимерелеп, 29 укучы һәм укытучы һәлак булган

Пакистанның төньяк-көнбатышында урнашкан Пешавар шәһәрендәге шәхси мәктәптә фаҗига булган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, түбә ишелү нәтиҗәсендә 30 кеше – 29 укучы һәм укытучының гомере өзелгән.

Һәлак булган укучыларның күбесенә 13 яшь тә тулмаган. Барлыгы 45 кеше зыян күргән. Уку йорты хуҗасын тоткарлаганнар. Җирле хокук саклаучылар версиясе буенча, гадәттән тыш хәл бинаны төзегәндә җибәрелгән хаталар аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot