news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10 августта Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында Төркия гражданины зыян күргән

10 августта Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында Төркия гражданины төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (зыян күрүче шунда дәвалана) матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ир-атның хәле канәгатьләнерлек, әмма хастаханәдән чыгару турында әлегә сөйләргә иртәрәк. Табиблар өстәмә тикшеренүләр үткәрә һәм аның хәлен контрольдә тотуны дәвам итә», – дип белдерделәр хастаханәдә.

Якташларына ярдәм итү өчен Төркия илчелеге делегациясе дә килгән. Дипломатлар фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуларын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot