news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10 августта Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында Таҗикстан кешесе һәлак булган

10 августта Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында Таҗикстанның бер гражданины һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Таҗикстан Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат идарәсе башлыгы урынбасары Саиджон Шафизодага сылтама белән хәбәр итә.

Дипломат мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында шулай ук өч кеше зыян күргән. Аларның икесен хастаханәдән чыгарганнар инде. Тагын бер зыян күрүченең динамикасы уңай - аны реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчергәннәр.

«Реанимациядәге пациентның хәле тотрыклы дип бәяләнә, анда уңай динамика күзәтелә, ул дәвалануын дәвам итә һәм савыгуга таба бара» - диде Саиджон Шафизода.

news_right_1
news_right_2
news_bot