Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чабаксарда пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган, 32 кеше зыян күргән
Чабаксарда пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган һәм 32 кеше (шул исәптән бер бала) зыян күргән. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Төбәк башлыгы Олег Николаев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
«Кызганычка күрә, ике кеше һәлак булды. Аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Тагын 32 кеше зыян күрде, алар арасында бала да бар. Күбесе инде медицина ярдәме алды һәм өйләренә кайтарып җибәрелде, стационарда калучыларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Табиблар көчәйтелгән режимда эшли», - диде ул.
Һөҗүм вакытында 28 йорт зыян күргән, аларның икесендә терәк конструкцияләр җимерелгән. Эвакуацияләнгән кешеләр өчен вакытлыча урнаштыру өчен өч пункт булдырылган. Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз