news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президенттан машина откан Рәзинә Мөгыйнова: Минем медпунктның ишеге беркайчан ябылганы юк

Рәзинә Мөгыйнова 32 ел ФАП мөдире булып эшли.

Президенттан машина откан Рәзинә Мөгыйнова: Минем медпунктның ишеге беркайчан ябылганы юк
Гөлнар Гарифуллина

Быел "Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесендә Татарстан Президентыннан махсус бүләк - машина ачкычлары Баулының Мортаза авылы ФАП мөдире Рәзинә Мөгыйновага тапшырылды. "Минем медпунктның ишеге беркайчан ябылганы юк. Төнлә дә чыгып китәм", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Рәзинә Мөгыйнова 32 ел ФАП мөдире булып эшли. "Мине игълан итүләре көтелмәгән  булды, югалып калдым, бастым да, кая барырга белми тордым, сәхнәгә чыгаргамы-чыкмаскамы дип", - диде табиб.

Рәзинә Мөгыйнова хәзерге вакытта автомәктәптә машина йөртергә өйрәнүе турында әйтте. "Үзебезнең гаилә машинасы бар, монысы инде минеке булачак. 32 ел буе көне-төне йөргән, кешеләргә ихлас күңелемнән ярдәм иткән өчен дип уйлыйм бу бүләкне", - дип белдерде.

Аның фикеренчә, чын табиб кешегә игелекле булып, ашыкмыйча эшләргә тиеш. 

"Иң авыры - дөрес диагноз куеп, кешене аякка бастыру. Моның өчен профессионал булырга кирәк. Көн саен рәхмәт сүзләре ишетеп торам. Халыкка миңа ышанганнары өчен рәхмәт. Алар миңа үзләре дә "безгә ашыгыч ярдәм кирәк түгел, син килсәң, безгә шул җитә" диләр", - дип уртаклашты Рәзинә Мөгыйнова.

Табиб бәйгедә "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә катнашкан. Аның участогында бәбиләгән аналар һәм яңа туган балалар үлеме бер тапкыр да теркәлмәгән. Авылдашларының ышанычын яулаган. Вакцинация һәм диспансеризацияне 100 процентка җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100