Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президентның парламентка юлламасында республика үсешенең башлангычы чагыла - Мөхәммәтшин
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, төгәл бурычларны хәл итү башкаручы хакимият өстендә.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Президиумы белән республика Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының парламентка 2017 елда республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасын гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Аның фикеренчә, Татарстан Президентының парламентка юлламасында республика үсешенең башлангыч векторлары чагыла. "Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары - безнең Президент җитәкчелегендә Татарстан командасы юнәлешләре буенча системалы эш үткәрелә. Халыкның хуплавы VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар нәтиҗәсендә күренде", - диде ул.
"Ике елда без барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият вәкаләтләрен тулысынча яңарттык. Хәзер Татарстан вәкилләре Россия Федераль Җыенында республика мәнфәгатьләрен этәрүгә, перспективалы проектлар өчен закон базасы булдыруга һәм хакимиятнең федераль структурасы белән элемтәләрне ныгытуга керешергә тиеш", - дидие Ф.Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстаның эчке һәм тышкы хәле турында гомуми бәя биргән, стратегик карарлар билгеләнде. "Төгәл бурычларны хәл итүнең күп өлеше башкаручы хакимият өстендә. Әһәмиятле һәм җаваплы адымнар законлы инициатива итеп рәсмиләштерелергә һәм закон көченә ия булып Татарстан Дәүләт Советына кертелергә тиеш. Беренче чиратта, ул бюджет процессына, үсеш һәм социаль бурычларны башкару өчен эчке резервларны эзләүгә кагыла", - дип тәмамлады республика Дәүләт Советы Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз