news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президентның борчылуын да, күрсәтмәләрен дә аңлап кабул итәбез – Таһир Һадиев

Күтәрелгән мәсьәләләр – башкарып була торган эшләр, ди комитет җитәкчесе.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасыннан соңгы тәэсирләре белән уртаклашты.

"Президент чыгышларында ассызыклап әйтелгән мөһим юнәлешләрнең берсе - ул экологиягә мәсьәләсе, - диде комитет рәисе. - Республикада икътисад бик нык үсә һәм, әйтергә кирәк, ул теге яки бу күләмдә, үзебезнең әйләнә-тирә табигатькә, тирә-як мохиткә тәэсир итә. Бу мәсьәләләргә дә республика җитәкчесенең фикере анык: без булган табигый байлыгыбызны, һава-суларны сакларга тиеш. Әлеге мәсьәләләргә игътибар итеп, үзебезнең комитет әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, район җитәкчеләре, районнардагы депутатлар теләктәшлегендә бу өлкәдә моңа кадәр дә эш алып барылды. Алга таба бу мәсьәләләрне тагын да тотрыклы хәл итеп, чиста һава, чиста су һәм әйләнә-тирә мохиттәге мөмкинлекләрне халыкка киң күләмдә тудыру мәсьәләсе Президент тарафыннан ачык итеп әйтелде», – диде Таһир Һадиев.

Комитет рәисе сүзләренчә, бүгенге көндә безне борчыган экология, азык-төлек җитештерү мәсьәләсендәге проблемалар республика башлыгы тарафыннан да күтәрелә.

«Республика башлыгы бу мәсьәләләрне тирәнтен аңлый. Аның һәр чыгышында бу уйланылган рәвештә күтәрелә һәм аның һәр фикерендә тирән мәгънә ята. Үзебезнең туган җиребезне, табигатебезне сакламасак, аны бүтән кеше саклый алмый. Шуның өчен Президентның борчылуын да, күрсәтмәләрен дә аңлап кабул итәбез. Бу мәсьәләләр – башкарып була торган эшләр. Чөнки берсе дә буш җирдә башланмый, әлеге юнәлештә моңа кадәр дә эшләнеп бара иде. Яңадан бер ачыклык кертелде һәм шушы мәсьәләләргә тагын бер мәртәбә басым ясалды», – диде «Татар-информ»га Таһир Һадиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100