Президентлыкка үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләрнең документларын кабул итү төгәлләнә
Үзәк сайлау комиссиясе үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләрне документлары белән 7 гыйнварның төн уртасына кадәр көтә.
(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты сайлауларында үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләр өчен Үзәк сайлау комиссиясенә 7 гыйнварда документлар кабул итү төгәлләнә. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
“Үзәк сайлау комиссиясе үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләрне документлары белән 7 гыйнварның төн уртасына кадәр көтә”, – дип җиткергән ТАСС агентлыгына Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко.
Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауларда 21 партия һәм 43 үзен күрсәтүчедән кандидатлар булачагы турында хәбәр алуы җиткерелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова җиде миллионлап кешенең Россия Президентын сайлауларда беренче тапкыр катнашачагы турындагы хәбәр итте.