news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президентлыкка кандидатлар милли сәясәткә игътибар бирә – Рамил Хәйретдинов

КФУ эксперты сайлауда актив катнашырга өндәде.

Президентлыкка кандидатлар милли сәясәткә игътибар бирә – Рамил Хәйретдинов
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Президентына кандидатлар үзләренең сайлау алды программаларында милли сәясәткә зур игътибар юнәлтә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов белдерде.

“Кандидатларның тәгаен позицияләре күптән мәгълүм. Бу, төбәкләрнең, илнең аерым субъектларында милли үзенчәлекне исәпкә алып үсеш алуы. Берничә кандидатның якын киләчәктә милли аспект онытылмаячагына ышаныч бирүче төгәл программасы бар, ачык гамәлләре һәм чаралары бар”, - дип белдерде Рамил Хәйретдинов.

КФУ эксперты Татарстан халкын ил язмышына битараф калмаска, сайлауда актив катнашырга өндәде. “Сайлауда халыкның үз фикерен әйтүе мөһим”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot