news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент журналистларны мәгълүматның сыйфаты һәм дөреслеге өчен җаваплы булырга чакырды

Рөстәм Миңнеханов журналистларны таратыла торган мәгълүмат өчен җаваплылык турында искәртте.

Президент журналистларны мәгълүматның сыйфаты һәм дөреслеге өчен җаваплы булырга чакырды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары таратыла торган мәгълүматның сыйфаты һәм дөреслеге өчен җавап бирергә тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

«Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының бурычы мәгълүмати агымнары максатчан аудиторияләр буенча таратудан гыйбарәт. Таратыла торган мәгълүматның сыйфаты һәм дөреслеге өчен җаваплылык та арта», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына аның йөкләмәләрен үтәүгә юнәлдерелгән эшне оештырырга кушты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot