news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент юлламасында яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде – Тимур Сөләйманов

Яңарышка, алгарышка әйдәп баручы төп көч ул – яшьләр, ди «Сәләт» фонды башкарма директоры.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында яшьләр сәясәтенә җитәрлек урын бирелүен җиткерде.

«Минемчә, быел яшьләр сәясәтенә аеруча зур игътибар бирелде. Яңарышка, алгарышка әйдәп баручы төп көч ул – яшьләр. Икътисадның да төп драйверы – яшьләр. Ә яшьләр бик төрле. Чөнки ул үзенә 14тән 30 яшькә кадәргеләрне сыендыра. Татарстан Президенты әйтүенчә, дәүләтнең төп максаты – яшьләргә мөмкинлекләр тудыру. Сәләтле яшьләргә карата аерым игътибар кирәк, аларга Казанда гына түгел, республика төбәкләрендә дә мәйданчыклар, ресурс үзәкләр булдыру мөһим, диде ул. Шул вакытта яшьләрнең кәефе, вәзгыятьнең күрсәткече булуын да онытырга ярамый. Без Казан һәм Татарстанга килүче яшьләрнең күп булуын күрәбез, аларның кызыксынулары да арта бара. Бу, әлбәттә, куандыра», – диде Тимур Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, бүгенге яшьләрне яңа, көчле, өметле проектлар кызыксындыра. Шул ук вакытта яшьләр дә бик мобиль һәм һәрвакыт хәрәкәттә.

«30 яшьтә булсам да, үземне яшь кеше саныйм. Һәм беләбез, гаилә корып, балалар туганда яңа мәсьәләләр килеп туа. Шул ук вакытта 14-15 яшьтәгеләрнең дә үз мәшәкате, кызыксынулары бар. Иң мөһиме яшьләргә үз мөмкинлекләрен ачу өчен шартлар булдыру. Бүген бу яктан хөкүмәт сәясәте актив адымнар ясый, бездә яшьләргә ставка бирелә», – ди «Сәләт» фонды башкарма директоры.

Тимур Сөләйманов Татарстан Президенты яшьләр мәнфәгатен яхшы аңлый, дигән фикердә.

«Яшьләргә игътибар зур. Казанда һәм Татарстан районнарында игътибар мохиткә, иҗтимагый киңлеккә юнәлә. Бу бик кирәкле эш. Яшьләргә теләк, идея һәм максатларын чынга ашыру өчен шартлар тудыру кирәк. Республикада бу уңайдан зур эш башкарыла. Президент бүгенге юлламасында дөньяның нык үзгәрүенә басым ясады. Шуңа да яшьләргә үз өстендә эшләү сәләте кирәк. Моның өчен Интернетта мәгълүмат, белемне арттыру мөмкинлекләре бар. Теләк кенә кирәк. Ә Татарстанда һәр буын өчен мөмкинлекләр ачыла. Бүгенге юлламада балалар бакчасы, мәктәп, уку йорты, завод-предприятиеләр арасында бәйләнеш булдыру мөһимлеге, аны системалы рәвештә алып бару кирәклеге дә яңгырады.

Бүген Татарстан үз юлын табып, нәтиҗәле эш күрсәтеп бара. Уңышларның нигезен яшьләр белән бәйләү яхшы. Алар үзләрен Татарстан белән бәйләсә, киләчәгебез дә уңышлы булыр», – диде «Татар-информ»га Тимур Сөләйманов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100