news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент әйткән сүз тормышка ашмый калганы юк - Дәүләт Советы депутаты

Разил Вәлиев 2018 елга бюджет планыннан бик үк канәгать булмавын белдерде.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, мәдәният өлкәсендә эшләүче ярдәмчел һөнәр ияләренең хезмәт хакы канәгатьләнерлек түгел. Бу фикерләрен ул бүген комитет утырышында 2018 елга бюджет планын караганнан соң журналистларга да җиткерде.

"Һәр елны Татарстанда 50ләп клуб, мәдәният йорты салына. Ул мәдәният йортларында кемнәр эшләргә тиеш, анда уку йортларын тәмамлан яшьләр барамы? Бик үк барырга атлыгып тормыйлар. Югыйсә безнең "Мәдәният турында"гы канунның 4 нче матдәсендә ачык итеп язылган: анда барган кешеләргә өстәмә акча түләнергә тиеш. Ул зур акча да түгел, тик канунның шул матдәсе елдан-ел гамәлдән чыгарыла һәм үтәлми", – ди Разил Вәлиев.

Комитет җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның депутатларга еллык юлламасында милли югары уку йорты һәм зур концертлар залы төзергә кирәклеген билгеләп үтүен дә искә алды.

"Əмма бюджетта әлеге максатларга да акча каралмаган. Бу мәсьәлә дә безне бик борчый. Тик Президент әйткән икән, ул инде гамәлгә ашар дип уйлыйбыз. Президент әйткән сүз тормышка ашмый калганы юк", – диде парламент вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100