news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент яңа орбиталь станция төзү бурычы куйды - Рогозин

Рогозин сүзләренчә, космос тормагы бюджетының өчтән бер өлеше пилотлы очышларга китә, әмма финанслауны туктатырга ярамый

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия орбиталь станциясен төзү бурычын куйган. Бүген бу хакта Дәүләт Думасында узган пленар утырышта вице-премьер Дмитрий Рогозин белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Президент яңа орбиталь станция төзү бурычы куйды. Бу атнада без пилотлы космонавтикасын үстерү буенча планнары Президентка җиткерәчәкбез", - диде ул.

Рогозин сүзләренчә, космос тормагы бюджетының өчтән бер өлеше пилотлы очышларга китә, әмма финанслауны туктатырга ярамый. "Әйе, кыйммәт, безнең барлык федераль программа бюджетының өчтән бере пилотлы программаларны финанслауга тотыла, - диде ул. - Әлеге программаларны бер туктатсаң, икенче аларга кире әйләнеп кайтмаячакбыз".  

news_right_1
news_right_2
news_bot