Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Владимир Путинның зур матбугат конференциясе башланды
Трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» МА сайтында карарга мөмкин
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Владимир Путинның зур матбугат конференциясе башланды. Ул Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә уза.
Бүгенге матбугат конференциясен Россия һәм чит ил басмалары, радиостанцияләре һәм телеканалларының аккредитацияләнгән 1259 журналисты яктырта. Алар арасында “Татар-информ” МА хәбәрчесе Аяз Исмәгыйлев тә бар.
Путинның Россия һәм чит ил журналистлары белән бүгенге очрашуы - 10 нчысы.
Шулай ук трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» МА сайтында карарга мөмкин, ул "Россия 1", "Россия 24" һәм "Первый канал" да туры эфирга чыга.
Путин 1 нче зур матбугат конференциясен 2001 елда үткәргән иде, анда 500 дән артык журналист аккредитацияләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз