news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Яңа ел белән котлады

Россия Президенты Татарстан башлыгына котлау открыткасы җибәрде.

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Яңа ел белән котлады
http://www.kremlin.ru

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел безгә кабатланмас тылсым һәм могҗиза атмосферасы, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән аралашу җылысы бирә. Барлык борчу-мәшәкатьләр узып китәр дигән ышанычны арттыра. Бу юлларны Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган котлау открыткасына язган.

«Киләсе ел сезнең өчен уңышлы булсын, иҗади казанышлар һәм изге эшләр белән истә калсын. Ныклы сәламәтлек һәм бары тик яхшылык кына телим», — диде Путин.

Алдарак Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнеханов Яңа елны гаиләсе белән үткәрәчәк дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot