news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Владимир Путин: “Норманд дүртлеге” сөйләшүләре нәтиҗәле булды”

Россия Президенты Минскидагы очрашуларга йомгак ясады

  (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). “Норманд дүртлеге” сөйләшүләре нәтиҗәле булды. Минскида очрашулар нәтиҗәсе турында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Ул документның төп кагыйдәләрен санап узды: 15 февральдә 00.00 сәгатьтән атышларны туктату;  Минск меморандумында 15 сентябрьдә билгеләнгән линиядән авыр коралларны чыгару - монысы Киевка кагыла; Донбас халкының законлы хокукларын үтәү; Донецк Халык Республикасы белән Луганск Халык Республикасы килешүләре буенча чик мәсьәләләрен хәл итү; элек кабул ителгән Донецк Халык Республикасы белән Луганск Халык Республикасы территорияләренең статусы турында законны гамәлгә кую, икътисади һәм гуманитар мәсьәләләр комплексын хәл итү.

“Норманд дүртлеге”  каршы яклар Украинада атышлар тулысынча туктатылганчы тыелып торырына өметләнә, дип билгеләп үтте Владимир Путин.

“Бу килешүгә озак килүнең сәбәбе, кызганычка каршы, бүгенгә кадәр Киев хакимиятенең Донецк һәм Луганск Халык Республикалары вәкилләре белән туры элемтәдән баш тартулары белән бәйле”, - диде ул журналистларга.

“Алар танылмаган очракта да, тормыш чынбарлыгына карап эш итәргә кирәк, әгәр барысы да озак вакытлы мөнәсәбәтләр булдырырга тели икән, туры элемтәгә барырга кирәк”, - дип Россия лидеры сүзләрен китерә «Интерфакс».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100