news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент указы белән Алексей Песошин Премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп куелды

Бүген Илдар Халиковны Премьер-министр вазифасыннан азат итү турында Татарстан Президенты указы имзаланды.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Әлеге документ бүген имзаланды.

«Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Валерьевич Песошинга, республика Премьер-министры билгеләнгәнче, Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаруны тапшырырга», – диелә имзаланган көннән үз көченә керүче указда.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасыннан азат итү үтенечен канәгатьләндерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100