news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде

«ТФБ-финанс» клиентлары «Татфондбанкның» зыян күргән кертемчәләре реестрына эләгергә мөмкин.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга – операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» иминият түләүләрен алга таба башкару өчен «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләнә. Аерым алганда, «ТФБ-Финанс» клиентлары хокукларын кертемнәре дәүләт иминиятләштергән кертемчеләр хокуклары (1,4 млн. сумнан артык түгел) белән тигезләштерүне карау мөмкинлеге ниятләнә (түләүләр ”Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы” (АСВ) дәүләт корпорациясенә йөкләнгән», – дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Татарстан Президенты «ТФБ-Финанс» клиентларын яклау өчен юридик һәм хокукый мөмкинлекләр табарга кушты.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате буенча «ТАИФ» компаниясе төркеме һәм партнерлары ТФБ санациясендә катнашырга әзер икәнлекләрен белдерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100