Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент тел бетү мәсьәләсенең җитдилеген аны үзе кичергән кеше генә аңлый ала дип саный
"Үзеңнең башыңа тел бәласы килеп төшмәсә, аны аңлап булмый", - диде Рөстәм Миңнеханов.
(Яр Чаллы, 30 ноябрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тел бетү мәсьәләсенең авырлыгын аны эченнән белгән кеше генә аңлый ала. Бу турыда ул Чаллыда узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында йомгаклау сүзендә әйтте.
“Читтән карап торган кеше: “Боларга нәрсә җитми?” - дип уйлап торадыр. Үзеңнең башына тел бәласы килеп төшмәсә, аны аңлап булмый", - диде Президент.
Татар телен балаларга өйдә өйрәтергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. “Укыту системасында бу әйбер юк. Яшьләргә аны аңлатырга кирәк. Ләкин яшьләргә татар теле түгел, инглиз, кытай телләре кирәк. “Нишлим мин татар теле белән?” дип сорашалар. Әмма картайгач, “Кем мин? Нинди милләт кешесе?” дигән сорауларга җавап бирергә вакыт җиткәч, соң булуын аңламыйлар”, - диде ул.
"Шундый хәлгә калмас өчен, барыбыз бергә шушы мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшләргә тиешбез", дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Президент залда утыручыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз