news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган сабалыларга Президент рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә телеграмма итеп юллаган.

«Сезне һәм барлык сабалыларны яңа хезмәт җиңүе уңаеннан зур шатлык һәм рәхмәт белән сәламлим - сез тәүлегенә 300 тонна тулаем сөт саву чиген уздыгыз. Бу –  районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тырыш хезмәтенең, уртак зур максатка ирешүдә бердәм булып һәм килешеп эшләвенең, туган республикабызны үстерүгә үз өлешен кертергә омтылуның лаеклы нәтиҗәсе.

Агросәнәгать комплексының азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм җитештерү потенциалын арттыру мәсьәләләре безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә бик мөһим чорда сезнең казаныш бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.

«ПМК» ҖЧҖ (җитәкчесе Маковеев Константин Владимирович), «Саба» ҖЧҖ (җитәкчесе Дәүлиев Зиннур Дәүләтнур улы), «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы), «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ (җитәкчесе Садыйков Айнур Рафаил улы) сөт терлекчелеген үстерүгә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп, Саба муниципаль районының барлык хезмәтчәннәренә туган җиргә тугрылык һәм көнләшерлек хезмәт сөючәнлек, максатчан һәм эчтәлекле хезмәт үрнәге өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет, юмарт Саба җиренең һәм яраткан Татарстаныбызның муллыгы өчен яңа үрләр яулавыгызны телим.

Зур рәхмәт сезгә, кадерле якташлар! Алга таба да республикабыз һәм бөтен илебез өчен әһәмиятле булган олы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, исәнлек-саулык, иминлек телим сезгә», –  диелгән телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100