news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Татарстанда яңа судьялар билгеләде

РФ Президенты Владимир Путин Татарстанда яңа судьялар билгеләде. Тиешле указны ул 6 октябрьдә имзалаган.

Документ нигезендә, Яшел Үзән шәһәр суды рәисе итеп Алексей Терехов, Казанның Киров районы суды рәисе итеп Олег Соколов, Мәскәү районы суды рәисе итеп Радик Әдиятуллин билгеләнде.

Моннан тыш, Казанның Киров районы суды судьясы итеп Айгөл Маннанова, Идел буе районы суды судьясы итеп Римма Кириллова билгеләнде. Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьялары Руфия Заһидуллина һәм Алия Хәсәнова булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot