Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Татарстанда гаиләдә өч бала стандартын шәхси үрнәктә күрсәтергә өндәде
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, балалар туу санының кимүенә юл куярга ярамый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Гаиләдә өч бала гадәти күренеш булырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында шул фикер белән мөрәҗәгать итте.
"Халыкның табигый үсеше - мөһим мәсьәлә. Без алтынчы ел рәттән бу юнәлештә алдынгылар рәтендә. Туучылар һәм үлүчеләр балансы уңай булса да, быел балаларның азрак тууы мине борчый, - дип ул бу алдагы еллардагы демографик упкын белән бәйле булса да, вазгыятьне үзгәртергә кирәклеген әйтте. - Хатын-кызларыбыз икенче, өченче, дүртенче балаларын да табарга тиеш. Моның өчен дөрес сүзләрен табарга, стимул да булдырырга тиешбез. Мин өч балалы гаиләнең стандарт булуын халыкка җиткерү зарур дип уйлыйм. Моны шәхси мисалда күрсәтергә тиешбез". Зал аның бу мөрәҗәгатен хуплап алкышлады. Президент фикеренчә, бу теләсә кайсы ил, республика өчен мөһим. "Бу - территориянең перспективасы, сыйфат күрсәткече", - ди ул.
Рөстәм Миңнеханов яңа туган сабыйлар үлеме буенча позитив нәтиҗәләр булса да, кайбер районнарда бу эшкә игътибар кирәк булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз