Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Президент Татарстан Республикасы законнарын имзалады
Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР законнарын имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Шулай итеп, “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы, “Татарстан Республикасында халыккка социаль ярдәм күрсәтү турында”гы Татарстан Республикасы Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы, “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне көйләү турында”гы, “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм “Муниципаль районнар җирле үзидарә органнарына җирлекләргә төбәк финанс ярдәм фондыннан дотацияләр исәпләү һәм бирү буенча дәүләт вәкаләтләре йөкләү турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы законнар имзаланды.
Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз