news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент Татарстан митрополиясе башлыгы белән конфессияара багланышлар турында фикерләште

Яклар динара мөнәсәбәтләр, республика халыклары арасындагы бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә тукталды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Бу хакта Татарстан митрополиясе рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әңгәмә барышында динара мөнәсәбәтләр, республика халыклары арасындагы бердәмлек һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләренә тукталдылар, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.

Татарстан митрополиты Феофан Рөстәм Миңнехановка Татарстанда дини хезмәттәшлектә уңай мөгамәләсе, Казан дини семинариясенә һәм Православие Чиркәвенә ярдәмле булуы өчен рәхмәтен җиткерде. Аеруча XX гасырда җимерелеп, хәзер торгызылучы Казан Изге Ана иконасы чиркәве төзелешенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте.

«Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы чиркәве Сезнең Указ нигезендә бер үк вакытта төзелә – бу безнең төбәктә тотрыклылыкны, татулык һәм тынычлыкны күрсәтүче ачык дәлил. Бу Россия Федерациясе субъектлары өчен генә түгел, барлык дөнья җәмәгатьчелеге өчен уңай өлге», – диде архиерия җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot