Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Президент Татарстан белән Джохор штатының хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур булуын әйтте
Рөстәм Миңнеханов белән Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил һәм штатның халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Джимми Поа белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда алар үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Президенты республика белән штатның хезмәттәшлеге өчен перспективалар яхшы, дип белдерде.
«Джохор штаты - икътисади мөмкинлекләр буенча иң эре төбәкләрнең берсе, икътисадның алгарышлы структурасына ия», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Штат белән республика сәнәгатенең нефть химиясе, химия, электрон, азык-төлек, җиңел һ.б. тармаклары охшаш, дип билгеләп үтте ул.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты делегациясен - киләсе елның апрелендә узачак «Россия - Ислам дөньясы» — «Казансаммит» - XI Халыкара икътисади саммитка, ә штат солтанын үзенә уңайлы вакытта килергә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз