news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент шәһәр мохитен яхшырту буенча халыкның тәкъдим-теләкләрен өйрәнүне йөкләде

Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.

Президент шәһәр мохитен яхшырту буенча халыкның тәкъдим-теләкләрен өйрәнүне йөкләде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда язын нинди җәмәгатьчелек киңлекләрен беренче чиратта төзекләндерү кирәклеге буенча турыдан-туры тавыш бирү оештырылачак. Бүген Министрлар Кабинетында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга шундый йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар белгечләргә ишегалды, парк, пляж һәм башка җәмәгатьчелек урыннары нинди булырга тиешлеген билгеләргә ярдәм итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре киләсе елларда җәмәгатьчелек урыннарын үстерү программасын төзегәндә татарстанлыларның теләк-ихтыяҗларын ачыклау өчен кулланылачак.

Россия Хөкүмәте карары буенча быелдан башлап җәмәгатьчелек киңлекләрен реконструкцияләү проектларын сайлаганда рейтинг тавыш бирү мәҗбүри булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot