news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент сайлауларында Собчак кандидатурасы “Гражданлык позициясе”ннән тәкъдим ителәчәк

Партия съезды 20 декабрьдә узар, дип планлаштырыла.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Журналист Ксения Собчак кандидатурасы, әгәр партия съезды аны хупласа, Россия Президенты сайлауларына “Гражданлык позициясе”ннән тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Собчакның сайлау алды сайтында язылган.

Телетапшырулар алып баручы сүзләренчә, бу партиянең идеологиясе һәм кыйммәтләре, аның “Россия халыкларының киләчәге, ирек, кеше хокуклары, Россия турында киләчәккә омтылган Европа иле” кебек күзаллауларына җавап бирә.

Партия съезды 20 декабрьдә узарга тиеш, дип билгеләп үтелә Собчакның сайлау алды сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100