news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Президент сайлауларында тавыш биргән казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев Россия Президенты сайлауларында тавыш биргән казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак дип белдерде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без транспорт мәсьәләсен кайгырттык – участокларда тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр биреләчәк», – дип җиткерде Булат Алиев. Аның ярдәмендә шәһәр халкы тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Шулай ук ял көннәрендә, 16 һәм 17 мартта, сайлауда катнашучыларны участокларга илтү өчен 31нче номерлы автобус бушлай йөриячәк. Ул тавыш бирү биналарыннан ерак урнашкан торак массивларда яшәүче казанлылар өчен билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot