news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: «Сәләт» татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» XI халыкара яшьләр белем бирү форумында булды.

Татарстан Президенты: «Сәләт» татар телен һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә
Ралинә Заһидуллина

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» XI халыкара яшьләр белем бирү форумының бишенче сменасында булды. Смена Биләрдә 27 июльдән 31 июльгә кадәр бара. Ул мәгълүмати технологияләргә багышланган.

Татарстан Президенты, балаларга мөрәҗәгать итеп: «Без сезгә зур өметләр баглыйбыз!» – диде. Ул «Сәләт»нең татар телен һәм милли гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүен искәртте.

«Соңгы берничә ел эчендә «Сәләт» оешканлыгы, масштабы, эчтәлеге ягыннан бик нык үсте. «Адымнар» мәктәбендә дүрт «Сәләт» классы барлыкка килде. Без аларның саны киләчәктә артыр дип ышанабыз. Кырымда «Сәләт» базасы ачылды. «Сәләт» хәрәкәте туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү эшендә беренче сафларда тора. Шушы җаваплылыкны гел истә тотарсыз дип ышанам», – диде Президент. 

Башта Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумы узган мәйданны карап чыкты. «Сәләт» балалары, үз гадәтләренчә, шигырьләре белән: «Ал да гөл, ал да гөл, монда рәхәт, шуны бел, һәй», дип кычкырып каршы алды. Президент робототехника көрәше, шахмат уйнау, каллиграфия ясау, җанлы трансляция үткәрелә торган студия, татар халык биюен карады.

Экологиягә багышланган чатырда Рөстәм Миңнехановка ачык бакчаны күрсәттеләр. Биредә сменаларга килүчеләр алмашып, яшелчә үстерә. «Бераз кычыткан урыны ясарга кирәк», – дип шаяртты Президент.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, «Сәләт»тә ел дәвамында меңләгән талантлы бала шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр ала, бер-берсе белән таныша, яңа дуслар, остазлар таба. «Сәләт - ул белемгә омтылучы балалар өчен мохит», - диде ул.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова киләсе елда «Сәләт»нең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәген әйтте. «Без ел саен инфраструктураны яңартабыз, яңа арт-объектлар өстибез, кызыклы спикерлар чакырабыз, спорт уеннары өчен мәйданчыклар төзибез. Яңа дәрәҗәгә күчү этаплары күп булыр, дип уйлыйм», - дип ассызыклады ул.

  • «Сәләт» XI халыкара яшьләр белем бирү форумы 26 июньнән 8 августка кадәр Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә уза. Быел форум Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россиянең кайбер төбәкләреннән 6300 баланы берләштерәчәк.Барлыгы алты смена оештырылачак. Проект Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100