Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия, Кытай һәм АКШны нәрсә берләштерүен әйтте
Россия Президенты Владимир Путин халыкара тотрыклылыкны саклауда Мәскәү, Пекин һәм Вашингтонның аерым ролен искәртте. Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм АКШ Президенты Дональд Трамп белән очрашуда ясаган чыгышында Россия лидеры өч дәүләтнең бөтен дөньяда тынычлыкны тәэмин итүдә җаваплы булуын билгеләп үтте.
«Безнең өч дәүләтне Икенче бөтендөнья сугышында җиңүче илләр статусы гына түгел, ә иң мөһиме – халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау өчен уртак җаваплылык та берләштерә», – дип белдерде Путин.
Өч яклы сөйләшүләр Шэньчжэнь шәһәрендә АТЭС саммиты кысаларында уза. Бу – Россия, Кытай һәм Америка Кушма Штатлары җитәкчеләренең тарихта шундый форматтагы беренче очрашуы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз